Ренат Сабитов: «Без һәрвакыт үз нәфесебезне җиңү өстендә эшләргә тиеш»
Кешене кеше иткән сыйфатларның берсе - изге гамәл. Бер җылы сүз, ягымлы караш та дөньяны үзгәртеп куя, кешеләргә яшәү көче, дәрт өсти. Кылган гамәлдән үзеңнең дә күңел сөенә.
Мөселманнар өчен көтеп алынган Рамазан-шәриф ае – шатлык-сөенеч, чистарыну, шәфкать-миһербан, изгелек ае. Бу айда Мөхәммәткә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңдерелгән. Коръән дә шушы изге вакытта иңдерелә башлаган. Рамазан аенда ураза тоту Ислам диненең өченче нигезе булып тора. Бу айда адәм баласы үз нәфесе белән кала. Кылган гөнаһыбызны башкага сылтый алмыйбыз. Изге гамәлләребез өчен әҗер саваплары башка айга караганда күбрәк була.
Фани дөньяда ялгышмаган кеше юктыр. Дөнья бит бик алдавыч, ялтыравыклы кытай уенчыгы кебек. Башында акылы булган кеше бүген ислам турында уйлана. Яшьләр аңлы рәвештә, дөньяны аңлап дингә килә. Алар тәсбих тартып, мәчет «саклап», бәлеш ашап кына йөрүчеләр түгел. Фани һәм ахирәт дөньясына үз карашлары булган, җитлеккән, формалашкан татар ир-егетләре. Исламның асылын дөрес аңлап, күпләр өчен үрнәк тормыш рәвеше алып баручылар.
Бүген мин газета укучыларга шундый асыл татар улларының берсе Ренат Сабитов белән әңгәмә тәкъдим итәм.
- Ренат әфәнде, кайчан дин белән кызыксына башладыгыз? Нәрсә этәргеч бирде?
- Якынча 3-4 яшьтә, мин аңлап, Аллаһка ышандым. Моның сәбәбе, бәлки, әбиемнең намаз укуы һәм кечкенәдән үк дин, пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г. в.) тормышы турында сөйләве булгандыр.
- Хәзер дин белгечләре, өйрәтүчеләр күбәеп китте. Бу мәсьәләгә сез ничек карыйсыз?
- Бер яктан, белемле кешеләр күбрәк булган саен, бу белемнәрне тагын да күбрәк кешегә тарату мөмкинлеге арта. Икенче яктан, әгәр дә бу кешеләр ялган яки дөрес булмаган белемгә ия булса, алар күпләрне ялгыш юлга этәрергә, дөрес булмаган гамәл кылырга өндәргә мөмкин. Шуңа күрә вәгазь белән чын гыйлем әһелләре һәм дөрес гыйлем бирүче уку йортларында белем алган кешеләр шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм.
- Ислам дине шактый дөнья ләззәтеннән тыя. Йомшаклык күрсәткәнегез юкмы?
- Мөселман кешесе шәригать кануннарына карап гамәлләр кылырга, аларны Коръән һәм сөннәткә туры китерергә тиеш. Үз нәфесенә үзе хуҗа була алмау зур гөнаһка китерергә мөмкин. Шуңа да безгә үз фикерләребездә нык булырга һәм Аллаһы Тәгалә безнең гамәлләрне генә түгел, уй-фикерләрне дә белүче икәнне онытмаска кирәк. Без һәрвакыт үз нәфесебезне җиңү өстендә эшләргә тиеш.
- Бөтен кеше шәхси эшмәкәр булып бетә алмый. Хөкүмәт эшендәге кешегә исламның барлык тәртибен үтәп бетерү авыр түгелме?
- Исламда барысы да ниятеңә карап бәяләнә. Әгәр дә хезмәтең төп бурычларны үтәргә комачаулый һәм бу йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирә торган альтернатив эш бар икән, эшне алыштыру турында уйларга мөмкин. Әмма мондый вариантлар булмаганда, хәлне төзәтеп, Аллаһ алдында үз бурычларыңны үтәргә тырышырга, аңардан дини шартларны үтәүдә ярдәм бирүен сорарга кирәк. Ә нигездә кеше диннең теге яки бу күрсәтмәләрен үтәмәс, йомшаклык булдыру өчен төрле сәбәпләр уйлап таба. Ахирәттә үз хәле турында уйлауга караганда дөнья куарга күбрәк игътибар һәм көч бирә. Ә монда гармония булырга тиеш. Ислам урталыкны сакларга куша.
- Уразагызны калдырган вакытларыгыз буламы?
- Әлһәмдүлилләһ, юк.
- Үзегезне заман яшьләре өчен үрнәк кеше, үрнәк мөселман дип саныйсызмы?
- Үзем турында мин яшьләр өчен үрнәк дип әйтә алмыйм. Чөнки яшьләр өчен дә, төрле яшьтәге кешеләр өчен дә үрнәк булырлык лаеклы кешеләр бар дип саныйм.
- Дөньяви югары белемле мөселман буларак, коронавирусны Аллаһының кешелекне куркытып алуы дип кабул итмисезме?
- Теләсә нинди авырулар, шулай ук кеше белән булган барлык хәлләр Аллаһ теләге буенча башкарыла. Шәхсән үзем бу вирус безнең тормышыбызда булган башка вируслардан куркынычрак дип санамыйм. Статистика буенча, коронавируска караганда башка вируслардан кеше күбрәк тә үлә. Шуңа да коронавирус белән артыгын кыландырмаска, шулай ук дәвалау соралган хроник авырулары булган кешеләр барлыгын да онытмаска кирәк. Ни өчен бу авыру барлыкка килгәнне Аллаһ белүчерәктер.
- Бүгенге мөселман нинди булырга тиеш дип саныйсыз?
- Аллаһы Тәгалә белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрмәскә тиеш. Барлык бурычларны мөселман үзгәрешсез башкарырга – тыйганыннан тыелып, тиешлесен үтәп яшәргә тиеш. Чөнки бу безгә Коръәндә һәм сөннәттә күрсәтелгән. Хәер, башкалар кебек үк, ислам бездән кешеләргә уңай шартлар булдыру, табигатькә, төрле милләт һәм конфессия кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәтләрдә булуны таләп итә. Без, әлбәттә, сабыр, акыллы булырга, башкаларны тыңлый белергә, кешеләрне яхшылыкка, Аллаһ юлына өндәргә тиеш. Үз үрнәге, үз тәртибе белән башка кешеләрдә мөселманнарга карата хөрмәт тудырсын, мөселман булу теләге уятсын.
- Ни өчен шәһәрдәге дин әһелләре арасында дуслык юк?
- Моның сәбәпләре күп очракта исламдагы дүрт мәзхәбнең дә хак булуын онытып җибәрүдәндер. Ә бит дүрт мәзхәбнең дә галимнәре бер-берсен тулыландырып тора, шуңа күрә аларның өстенлеге турында сөйләргә ярамый. Өстәвенә, безгә кадәр яшәгән теге яки бу галимне берәү дә шелтәли яки тыя алмый, чөнки моны гайбәт дип бәяләргә мөмкин. Бу галимнәр исламны таратуга зур өлеш керткән. Шуңа бәйле рәвештә теге яки бу мәзхәб яисә әлеге масштабтагы галим адресына теләсә нинди тискәре сүзләр икенче берәүләрдә канәгатьсезлек уятачак. Барлык кешеләрнең дә төрле мәгълүматны төрлечә кабул итүен һәм аңлавын онытмаска кирәк. Һәр мөселманда, иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләгә ихлас иман булырга тиеш. Шул очракта мөселманнар арасында бернинди каршылыклар да булмаячак. Аллаһ безне төрле итеп халык кылды, ләкин безнең барыбыз өчен дә бер Коръәнне иңдерде, сөннәтне билгеләде. Кайбер кешеләр һәм галимнәрнең Коръәнне һәм сөннәт гамәлләрне үзләренчә кабул итеп, аны башкаларга да үзләренчә аңлатуы Аллаһының барлыгын, берлеген, аңа тиңнәр булмавын, кыямәт көненең, үлемнең, ахирәтнең хаклыгын үзгәртә алмый. Без, мөселман буларак, бер-беребезгә карата сабыр булырга тиеш.
- Бүген югары белемле, заманча карашлы, эшлекле татар ир-егетләре күп. Аларга дингә килергә нәрсә комачаулый дип уйлыйсыз?
- Бу хакта Коръәндә ачык әйтелгән.
- Дөньяви хокук законнары шәригать законнарына каршы килгән очракта нишлисез?
- Минем фикеремә һәм бигрәк тә исламга каршы килә торган нинди дә булса эш белән мөрәҗәгать итсәләр, мин бу эштән баш тартырга тырышам. Әгәр ниндидер шик уятса да, бу эшкә алынмыйм. Эшеңне Аллаһка тапшырып тотынсаң, ул үзе уңайлы юлны күрсәтә.
- Дини гыйлем алган яшьләрнең шактые дөньяви эш белән шөгыльләнми. Күбесе совет чорында биргән «сорыкортлар» дигән бәягә генә лаек. Нилектән дип уйлыйсыз?
- Мөгаен, дини гыйлем белән бергә дөньяви белем бирү җитмәүдәндер. Әйткәнемчә, дини һәм дөньяви белемне бер үк вакытта, бер дәрәҗәдә бирергә кирәк. Баланс булырга тиеш.
- Сезгә дин нәрсә бирә?
- Дин - һәр акыллы кешенең тормыш нигезе, шуңа күрә мин хәтта үз тормышымны динсез күз алдына да китерә алмыйм.
- Сез яшьтән шулай нык ихтыярлы идегезме? Нәфесне җиңәргә ничек өйрәндегез, каян көч аласыз?
- Чыннан да, кешене, бигрәк тә яшьләрне кызыктыра торган һәм шуның белән начар юлга этәрүче нәрсәләр күп иде. Минем яндагыларның да күбесе андый «кызыктыру»ларга бирелде. Ә мине Аллаһ саклады. Чөнки һәрвакыт Аллаһның мине күреп торуын, минем кылган эш-гамәлләремне бәяләвен тоеп тордым. Шуңа да Аллаһны нәфрәтләндерәсем килмәде. Икенчедән, әти-әниемә булган хөрмәтем. Аларны хәсрәткә саласым килмәде, минем өчен йөзләре кызаруын теләмәдем.
- Рамазан ае гөнаһларны юарга, савап эшләргә мөмкинлек бирә, Заманча әйтсәк, бер еллык бонус. Бу айда зыялы татар ир-егетләренә, татар түрәләренә, җитәкчеләренә, депутатларга нәрсә әйтер идегез?
- Әлегә кадәр Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанмаганнарны исламга килергә чакырам. Аңласыннар иде: бу тормыш узачак, кылган гамәлләребездән башка безнең белән ахирәткә берни бармаячак, барысы да кала. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын кире каккан, бары фәнни гипотезаларга гына ышанган кешеләргә бер генә дөньяви галимнең дә безнең туу һәм үлемне күз алдына да китерә алмавын, коронавирус пандемиясе белән булган хәлләрне дә белмәвен, микроскоп астында гына күренә торган вирус алдында да кешенең көчсез булуын әйтәсем килә. Иң мөһиме, кешеләр үз гамәлләре белән Аллаһы Тәгаләнең законнарын бозмаска тиеш. Аллаһының ризалыгы өчен күбрәк изге гамәлләр кылыгыз, яхшылык эшләгез. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
Бу сөйләшүне укыгач, җирдә яхшылыкка урын юк дип кем әйтер икән?!
Ренат Миргасим улы Сабитов 2001 елда «Сәнәгать предприятиеләренең хуҗалык эшчәнлеген хокукый җайга салу» белгечлеге буенча Санкт-Петербург дәүләт инженерлык-икътисад университетын тәмамлаган. 2010 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча «ТИСБИ» идарә академиясен тәмамлаган. Белгечлеге: гражданлык-хокукый һәм халыкара-хокукый. Өзлексез гомуми стажы 20 елдан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа