«Улым, ураза тотканлыгыма документ сорыйлар...»
Дөнья үзе бер сер, анда яшәү могҗиза. Без, кешеләр, үзебезне шул дөньяда бик көчлегә саныйбыз.
Әйе, без көчсез түгел. Күп нәрсә безнең кулдан, хәлдән килә. Һәрвакыт яхшылыкка, яктылыкка, рәхәткә, байлыкка омтылабыз. Тәмле ашарга, матур киенергә һ.б. Бу бик әйбәт. Ничек кенә зарлансак та, тормышлар мул, сугышлар юк. Һәм... һәм тагын җаныбызда тынычлык юк, ышаныч юк... Бик күп әйберләребез булган кебек, күп кенә нәрсәләребез дә юк икән. Күп нәрсәләр бездән генә тормый, безнең ихтыярга буйсынмый икәнен дә дөнья үзе төшендереп тора. Юк, «Без булдырабыз» дисәк тә, булдырып бетерә алмыйбыз икән шул.
Дөнья малы адәм баласын шулкадәр дә кызыктыра! Базар мөнәсәбәтләре, базар шартлары оста итеп эшләргә өйрәтә. Әллә нинди «Кара җомга»ларда, бәйрәмнәрдә төн уртасында булган ташламалы товарларга кеше чират тора. Имеш, «ташламалы бит», мөмкинлектән файдаланыйк. Ә бәлки берәр вакыт кирәге чыгар! Шулай итеп дөнья малы җыябыз.
Менә бөтен дөньядагы мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае тәмамланып килә. Ә нигә кешеләр бу айда, һич югы, «бәлки кирәге чыгар» дип, ташламалы товарлар артыннан йөгергән кебек, изге гамәлләр кылырга ашыкмый икән? Димәк, реклама җитми! Без бит, «әби-бабаларыбыз бик зыялы, акыллы булган» дип мактанырга яратабыз. Шул әби-бабаларыбыз Рамазанны шатланып каршы алганнар, бер ай сукранмыйча ураза тотканнар. Алар бит әҗер-савапка «ташлама»лы айны бер ел буена көткәннәр. Чөнки бу айда яхшылык та, яманлык та үзебезнең кулда. Башка айларда белеп һәм белми кылган начар гамәлләребезне шайтанга сылтасак, бу айда барысына да үзебез хуҗа. Һәр кылган изге гамәлебезгә никадәр савап языла. Ә бит ныклап уйлап карасак, фани дөнья бакый дөньяның макеты дияргә мөмкин. Карагыз, тормышта без һәммә нәрсә өчен түлибез. Ризык өчен түлибез, электр белән файдаланган өчен түлибез, вакытында түләмәсәк, штраф килә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен дә - штраф. Шул дәрәҗәгә барып җиттек, бүген битлексез яки кулга кимичә кибет яки башка җәмәгать урынына керсәк тә, түлибез. Димәк, һәр гамәлебез өчен җавап бирәбез. Шулай булгач, нишләп әле кылган явызлык, иткән изгелек җавапсыз калсын ди.
Ураза тотып, без дөньяга карашыбызны яңартабыз, башкаларга булган мөнәсәбәтебезне үзгәртәбез. Ә бит Рамазан аенда ураза тоту исламның нигезе булып тора. Мең айдан да хәерле булган Кадер кичәсе - шушы айда. Бу айда изге Коръән иңә башлаган. Әгәр дә безгә Аллаһы Тәгалә фарыз итеп куйган икән, без аны үтәргә тиеш. Әйткәнемчә, дөньяда без ниндидер кечкенә генә түрәнең әйткәнен үтәмәсәк тә, безне җавапка тарталар. Чөнки закон аның кулында. Ә без бөтен нәрсәне бар кылган, галәмнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләнең әйткәнен үтәмәгән өчен берни булмас дип кем әйтә ала?! Законнарның законы бит аның кулында. Барысына да ул хуҗа бит. Әгәр алай
булмаса, яшим әле дип кала алыр идек. Телим дип кенә бу якты дөньяга туар идек. Юк бит, булдыра алмыйбыз.
Сүз дә юк, җиңел түгел ураза тоту. Җиңел булса, шулкадәр савап булыр идеме? Берәүләр бу айны шатланып көтеп ала. Икенчеләре, «тота алырмынмы» дип куркып көтә. Көннәр бик озын, эчәсе килсә дип алдан куркып куябыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде», - дигән. Күп әйберләрне белмибез шул. Наданлыгыбыз көчле. Ә ул нәрсәне саклап тотсаң, гомереңә җитә.
Мәрхүмә әнием үләсе җәйдә ураза июль аена туры килә иде. «Шул озын көннәрдә ничекләр генә тотармын» дип бик кайгырып торганда, инсульт булып, бер атна дигәндә бакыйлыкка күчте. Үземне тынычландырырга ниндидер сәбәп кирәк иде. «Ходай үзе сыйлагандыр, шушындый озын көннәрдә ураза тотмады» дигән уй килде башка. Тик атна- ун көннән төшемдә әнине күрдем. «Улым, ураза тотканлыгыма документ сорыйлар. Хәтта транспортта да», диде ул. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – дигән хәдис бар. Ходаем әниемнең аңа кадәр тоткан уразаларының, әбигә әзерләгән сәхәрләре, ифтарларының әҗерләрен бирсен. Мин бит юкса гел башкача уйлаган идем. Димәк, дөньялыктагы һәр гамәлебез өчен җавап бирәчәгебез хак. Аллаһы Тәгалә төш аркылы моны ачык итеп аңлатты.
«Ураза ул – бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт. Аның бәһасен дә Мин генә белермен», – дигән Аллаһы Тәгалә. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икәнен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Раббыбыз: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа хисапсыз әҗерне Үзем белеп бирәм», – дигән (Кудси хәдис).
Мәккә халкы хаҗ вакытында хаҗиларга кулларыннан килгән кадәр изге гамәл кылырга, шул форсатны кулдан ычкындырмаска тырыша. Чөнки шушы бер айга якын вакыт эчендә күп әҗер-савап эшләү мөмкинлеге бар. Алар хаҗиларга су өләшәләр, ашарга тараталар, хөрмә җимешләре белән сыйлыйлар, арып хәлсезләнгәннәргә, авыру-зәгыйфьләргә сәгыя кылырга (Сафа һәм Мәрвә тавы арасын җиде тапкыр үтү) булышалар. Савап эшләүнең «урак өсте» бу вакыт. Без Мәккә түгел. Рамазан ае безнең милләтебез, татарларыбыз, мөселманнарыбыз өчен шулай булса иде. Бу айда эшләнгән изге гамәлеңә җиде йөз савап язылыр, ди Раббыбыз. Бу алдавыч дөньяда белеп тә, ялгышлык белән яки белмичә дә гөнаһ кылына. Гөнаһсыз адәм баласы юктыр. Ихластан, бары тик Минем ризалыгым өчен генә ураза тотучының гөнаһларын кичерермен, ди Аллаһы Тәгалә. Чөнки бу айда Кадер кичәсе бар. Аллаһы Тәгалә: «…Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер», – диде («Кадер» сүрәсе). Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зекерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр
бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар», – диде. Җәмәгать, авыр хәлгә калганда, йөз суларыбызны түгеп, әллә кемнәрнең ишекләрен шакырга мәҗбүр булабыз. Ялынабыз, үтенәбез... Ә инде алай да булмагач кына, чара калмагач, Аллаһка ялвара кеше. Бәлки безгә башта Аллаһка мөрәҗәгать итәргәдер.
Уйланырга җирлек бар кебек. Һәркем үз ана телендә гаиләсенә, якыннарына, иленә, теленә, диненә изге теләкләрен теләп, дога кыла, изгелек кыла ала. Безне бит совет мәктәбендә дә «Бер рәхмәт мең бәладән коткара» дип өйрәттеләр. Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбыз, кылган изгелекләребез, догаларыбыз кабул булсын. Исән кешегә бер ел күп вакыт түгел. Рамазан ае тагын килер. Кемдер быел тәвәккәлли алмаган икән, Аллаһ ярдәме белән алдагы елларда тотарга язсын! Изге гамәлләр кылырга бервакытта да соң түгел. Киләсе Ураза гаете мөбарәк булсын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа