Җәнлек эзләрен саныйлар
15 гыйнвардан Татарстанда ау рөхсәт ителгән кыргый җәнлекләрне кышкы исәпкә алу бара.
Бу ел саен 17 төр аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара. Быел ул яңа дүрт ысул буенча оештырылган. Хайваннарның кышкы маршрутын исәпкә алу, авиаучет, тавыш язу һәм ясалма туплану урыннарын исәпкә алу кебек мөһим эшләрне башкарып чыгу күздә тотыла. Бу үз чиратында аучылык биләмәләрендәге җир һәм су тереклеге саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга һәм шулар нигезендә җәнлек һәм кош-корт аулауга лимитлар һәм квоталар формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Алынган мәгълүматлар шулай ук аучылык байлык-ларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә дә мөмкинлек бирәчәк.
Республика территория-сендә хайваннарны исәпләүне контрольгә алу эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бел-гечләре, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Исәпкә алу 10 мартта тәмамланырга тиеш.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Айдар Мортазин бу эштә һава шартларының роле зур булуын ассызыклады:
- Иң мөһим шарт - аяз, кар-бурансыз көннәр. Өстән кар явып торганда кыргый хайваннарның эзләрен табу, төрләрен ачык-лау зур кыенлыклар тудыра. Гомумән, кыш җәнлекләр өчен бик җаваплы чор булып тора. Азык табуда зур кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әлмәт районының 250 мең гектарын урман-кырлар били. Биредәге терек-лек дөньясына өстәмә туклану шартлары тудыру безнең өчен төп бурычларның берсе. Мисал өчен, пошилар нигездә үсемлекләр белән, ә кабаннар тамырлар белән туклана. Кар яугач азык табу алар өчен икеләтә кыен. Беренчедән, көрт ерып узарга кирәк, икенчедән, чатнама суык-ларда азык эзләү авыр. Шуңа күрә дә алар кеше ярдәменә мохтаҗ. Без исә үз чиратыбызда кыргый хайваннар өчен җимлекләр әзерлибез, аларны билгеле урыннарга урнаштырабыз. Пошиларга, кыр кәҗәләренә, куяннарга усак уемнарында тоз салып калдырабыз. Шунда ук себерке рәвешендә ясалган яфрак азыгы да эләбез. Кабаннар өчен ябык җимлекләргә кукуруз, бодай һәм башка бөртекләр сибәбез.
Белгеч шулай ук кошларга да зур игътибар кирәклегенә басым ясады. Мисал өчен, кыр тавыклары ком ванналары керергә ярата. Алар өчен көл тутырылган махсус улаклар куела. Урман тавыклары һәм көртлекләр кышкы чорда каты ризык ашыйлар, шуңа күрә дә аларның бугазлары аша узган азык яхшы эшкәртелсен өчен чуерташ тутырылган махсус утлыклар да куеп чыгалар. Моннан тыш, кыргый хайваннарның тормыш-яшәешен фотоловушкалар күзәтә икән.
- Кыргый табигать гаҗәеп төрле һәм кешеләрне үзенең серле мохиты белән сокландырудан туктамый. Һәр җәнлек уникаль. Җир планетасының биологик төрлелеге шулкадәр зур ки, кайбер төр җәнлекләр әлегә кадәр тиешенчә өйрәнелмәгән. Алар үз тормышы, үз кагыйдәләре буенча яши. Безнең төп бурыч - аларны кайгырту һәм саклау. Югыйсә кешелек фаунаның матур вәкилләрен югалтып, үзенең яшәешен дә куркыныч астына куярга мөмкин. Шул турыда исебездән чыгармасак иде, - дип ассызыклады Айдар Мортазин. Без аның белән килешәбез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа