Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттәге экологик хәлне вертолеттан тикшерәчәкләр

Гадәттәгечә, 1 апрельдән Татарстан республикасында санитар-экологик икеайлык башлана.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 17 мартындагы 412 номерлы карары нигезендә 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү планлаштырылган, ә 23 апрельдән 14 майга кадәр беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумрайон өмәләре расланган.

Әлмәттә икеайлыкны үткәрүнең координацияләү функциясен экология һәм төзекләндерү департаменты, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты үз өстенә ала. Район башкарма комитеты карары нигезендә, Әлмәт муниципаль районының шәһәр һәм авыл территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча берничә чара үткәреләчәк. Бу хакта бүген шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре җитәкчеләре катнашында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков рәислегендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Районның  экология һәм төзекләндерү департаменты  директоры Илдар Нәбиуллин икеайлык чорында предприятиеләрне һәм учреждениеләрне беркетү буенча чаралар планы эшләнгәнлеген хәбәр итте.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, быел бордюрларны һәм агачларны традицион буяу һәм агарту таләп ителми.

Икеайлык чорында полигонга чүп-чарны кабул итү түләүсез нигездә башкарылачак. Зур йөкләнеш чорында полигонны дөрес эксплуатацияләүгә, аерым алганда каты көнкүреш калдыкларының тыгызланган катламнарын арадаш изоляцияләүгә игътибар итәргә кирәклеге билгеләнде.

Очрашу ахырында, шәһәр һәм районның барлык хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп, Айнур Исхаков әлеге эшне аерым контрольгә алырга кушты. 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса