Әлмәттә сулыкларны кислород белән баетып, балыкларны коткаралар
Шәһәр күлендә эш икенче атна дәвам итә.
Экологлар бу көннәрдә балыклар коткару белән шөгыльләнә. Калын боз коркасы астында су калынлыгына кислород килми диярлек. Фаунаның массакүләмюкка чыгуын булдырмас өчен, ел саен экология департаменты тарафыннан «Рыбе -быть» дигән табигать саклау чаралары үткәрелә. Шәһәр күлендә эш икенче атна дәвам итә. Аэрация яки суны кислород белән ясалма туендыру сулыкта яшәүчеләрнең тормышларын сакларга ярдәм итәчәк.
"Шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе белән берлектә бөкеләр ясыйбыз, күлне кислород белән баетабыз. Безгә компрессор ярдәмгә килә", - диде Әлмәт районының экология һәм төзекләндерү департаментының баш белгече Ринат Рәҗәпов.
Мондый кислород процедураларын агымсыз сулыкларда гына үткәрәләр.
Техника 7.00-16.00 сәгатьләрдә аэрациягә чыга. Табигатьне саклау чаралары бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа