"ЭКОяз-2022" акциясе кысаларында Әлмәттә хәйрия чарасы узды
Шәһәрнең 19 нчы мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр.
«ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән 19-нчы мәктәп укучылары өчен хәйрия чарасы узды. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар өчен яшелчә культуралары утырту буенча мастер-класслар үткәрделәр, спорт разминкасы үткәрделәр, шулай ук балалар белән бергә мәктәп территориясендә җимлекләр элделәр.
Акциядә ӘМР Экология һәм төзекләндерү Департаменты, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Татнефть» хәйрия фонды, «ТаграС-РемСервис» профсоюз комитеты һәм «Игелек бүләк ит» фонд хезмәткәрләре катнашты.
Чара ахырында балаларга татлы призлар һәм экологик әдәбият тапшырылды.
Фото: ӘМР башлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа