Әлмәт районында 48 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак
«Әлмәт урманчылыгы» һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы»ның эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Әлмәт районында ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов Әлмәт урманчылыгы ДКУ һәм Әлмәт урман хуҗалыгының 2022 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Җитәкче-урманчы Рушан Мөхәммәтшин агымдагы елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына, «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы» табигать саклау акцияләренә әзерлек барышы турында сөйләде.
Шулай ук Рушан Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 48 гектарда урман торгызу, 340 гектарда урман культураларын агротехник карау, 102 гектарда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.
Шулай ук 325 килограммнан да ким булмаган орлык әзерләү һәм 665 мең данә орлык үстерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа