Әлмәт районында еланнар уянды
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә әледән-әле еланнар күренүе турында хәбәрләр булгалый.
Әйтик, ВКонтакте төркемендә «ЯН» тау чаңгысы комплексы биләмәсендә күренгән еланны, шулай ук «Орленок» лагере артында хәтта берьюлы ике еланны фотога төшереп куючылар да булды.
Белгечләр еланнарның уянуын көннәр җылыну һәм аталану фазалары башлану белән бәйләп аңлата. «Быел бездә яз иртә килде, көннәр җылы булып алды. Туфрак җылыну белән бәйле рәвештә еланнар да уяна һәм инде җир өстенә, табигый тирәлеккә чыга башлый», - дип аңлатма бирә хайваннар, үсем-лекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәт-челеге буенча ӘМР бү-леге начальнигы Айдар Мортазин.
Гадәти кара еланны (гадюка) бөтен Әлмәт районында очратырга була. Аның яраткан урыны - елга тугайлары. Ә торак пунктларга алар сирәк барып җитә. Шулай да еланны очратканда аңа кул белән дә, таяк белән дә кагылырга ярамый. Елан үзе беренче булып һөҗүм итми, әмма ләкин үзенә кагылганда саклану максатыннан тешли ала. Елан тешләүдән саклану өчен резин итекләр һәм киң джинсы чалбар кияргә кирәк. Тик шулай киенгән очракта да төп кагыйдәне үтәү зарур - еланны читләтеп үтү ягын карагыз.«Яз көне үлән әле биек булмый, җир өстенә җылынырга чыккан елан ерактан ук күренеп тора. Ул, нигездә, көньяктан кояш караган сөзәк урыннарда, нигездә, су янында җылынырга ярата», - дип сөйли Айдар Мортазин.
Кара елан чаккан очракта белгечләр шунда ук ярдәм сорап медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Шул ук вакытта, мөмкинлек булса, үзегезне тешләгән еланны фотога да төшерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа