Күмәк эшнең нәтиҗәсе күркәм
«Бигәш авылында туып-үскән кешеләргә - Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларга» мемориалында өмә оештырылды.
16 апрель, шимбә иртәсендә «Бигәш авылында туып-үскән кешеләргә - Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларга» мемориалы янына кулларына себерке, тырма ише эш кораллары тоткан яшьләр җыелды. Санитар-экологик икеайлык һәм «Бөек Җиңү» халыкара шимбә өмәсе кысаларында «Чиста булачак» республика хәрәкәте нәшатлылары Җиңү волонтерлары белән берлектә анда өмә үткәрделәр: кышкы чордан соң кар астыннан баш калкыткан чүп-чарны, узган елгы яфракларны җыештырдылар, витриналарны юдылар. Акциядә җәмгысе 30 кеше катнашты. 20 капчыктан артык чүп-чар җыеп түгелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа