Әлмәттә макулатура өчен агач үсентеләре тапшыру акциясе узачак
Мондый чара ел саен уздырыла.
Әлмәтлеләр макулатура, ПЭТ яки батарейкалар тапшыра һәм алмашка агач үсентеләрен ала алалар.
«Агачны бергә коткарыйк» акциясе 7 майда 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр экология департаментында (Әминов ур., 7) узачак.
Тапшыру шартлары:
10 кг икенчел чимал = 1 җимеш үсемлеге (алма, карлыган, кура җиләге)
5 кг икенчел чимал= 1 ылыслы үсенте (пихта, кедр, каштан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа