Әлмәттә узган өмәдә 10 меңгә якын кеше катнашкан
Әлмәттә «ЭКОяз 2022» дәвам итә.
Әлмәттә «ЭКОяз-2022»республика акциясе кысаларында шәһәр һәм авыл территорияләрен чистарту дәвам итә. Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 17 мартындагы 412 номерлы "санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" гы карары нигезендә, 14 майда гомумрайон шимбә өмәсе үткәрелә. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
23 апрельдә шәһәр һәм авыл территорияләрен чистартуга 10 меңгә якын кеше чыкты.
Җыештыруда муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, волонтерлар, мәктәп укучылары, идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре катнашты.
Каты көнкүреш калдыклары полигонына 2024 куб. метр чүп чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа