Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бу бер дә «чүп» мәсьәлә түгел

Менә тагын көз җитте. Авылларда һәм калабызның шәхси секторында яшәүчеләр бакчаларын, каралты-кураларын җыештыра башладылар. Бәрәңгеләр алынып, яшелчәләр җыелып беткән чорда авыл чүп-чары кая китә?

Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә һәммәсендә дә диярлек бункер мәйданчыклары, контейнерлар урнаштырылган.

Моннан тыш авылларга махсус чүп ташу машиналары беркетелгән. Алар график буенча билгеле бер вакытта килеп, чүпне җыеп китәләр. Әлбәттә, торак пунктлардан чүп җыю шома гына бармый. Төрле хәлләр булгалый. Төбәк операторы «Гринта»га караган субподрядчы оешма «Экосервис» тарафыннан графикны бозган очраклар да күзәтелә. Сәбәбе - чүп машиналарының өл-гермәвендә, техника ватылу һәм башкалар. Аларны да аңларга була. Нәрсә генә чыгарып салмый халык бункерларга. Диваннан алып шкафка кадәр китереп ыргыталар. Шулар аркасында контейнерларга хәтле машина керә алмый интегә һәм борылып китәргә мәҗбүр була.

Элек авыл халкы бәрәңге сабагын яндыра иде, хәзер ул тыелган. Шуңа күрә дә аны чүп машинасына төяргә дип алып чыга кешеләр. Шунда чүп машинасы шоферы сабакларны алып китмәячәген әйтә. Ул хаклы. Куаклар һәм сабак-лар каты коммуналь калдык булмаганлыгы турында оныта шул халык. Аларны чокыр казып күмәргә кирәк. Бу турыда экологлар кисәтү ясап торсалар да, кешеләр моны кабул итә алмыйлар, ел да шулай ташый бирәләр. Яндырырга ярамагач, алып китсеннәр, ди алар.

- Алсыннар, дөрес түгел. Менә зиратлар тирәсендәге контейнерларга шул ук куакны, агач ботакларын, чүп үлән тутыралар, беркем дә җир казып, аларны күмеп, компост ясап ятмый бит. Безнеке дә шундый ук чүп. Үз йорты белән яшәгән халыкның чүбе бүтән сортлымы әллә? Сиксәнне куып барганда җир казырга бер хәлем дә юк, шул ихатадагы, бакчадагы чүпне төяргә генә булдырам, - ди калабызның шәхси секторында яшәүче 78 яшьлек Гөлсем әби. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы буенча филиалы узган ел да, быел да шәхси участокларда бәрәңге һәм помидор сабакларын мичкәләрдә яндырырга була, дип хәбәр итә итүен, әмма учак урынын һәм яндыру процессын күзәтүсез калдырырга ярамый. Аның көлен культуралы үсемлекләрне универсаль тукландыру өчен кулланырга мөмкин. Тик кем гарантия бирә ала, берәрсе күреп хәбәр итсә, сак булсаң да, штраф түләргә туры килмәгәе.

Бу уңайдан «Экосервис» исә түбәндәге җавапны бирде:

- Чыннан да, җәй буе контейнерларга чабып алынган печән тутырсалар, хәзер бәрәңге сабагы өяләр. Инде гел дә куяр урын булмаган очракта, безнең оешмага заявка бирсәләр, без берочтан ул сабакларны җыеп китүдән баш тартмыйбыз бит. Тик заявкалар юк. Халык авыл җирлекләрендәге контейнерларның искергән-легеннән зарлана. Бу уңай-дан авыл җирлекләре башлыклары контейнерларны яңаларына алмаштыруны сорап Үсеш департаментына хат белән чыгарга тиешләр, без исә үз чиратыбызда аларны алыштырабыз. Монда да тынлык әлегә. Авыллардан мөрәҗәгать итүчеләр күренми. 

Чыннан да, тик яткан таш астына су акмый, диләр бит, бәлки сорарга, йөрергә кирәктер. Чүп җыю шәһәрдә дә җайлы гына бармый анысы. Биредә дә шундый ук проблемалар. Эре көнкүреш калдыклары белән контейнерлар шыплап тулган.

Шушы көннәрдә экология һәм төзекләндерү департаменты 150 ләп чүп җыю урынында эре габаритлы көнкүреш калдыкларын алып китү көнен күрсәтеп белдерүләр элеп куйганлыгы турында хәбәр итте.

Алга таба бу проблема чишелергә тиеш, дип белдерде белгечләр. Җиһазларны эре габаритлы көнкүреш калдыкларын алып китәсе көн алдыннан гына чыгарырга кирәклеген дә искәрттеләр алар. Яңалык дип сөйләсәләр дә, халык өчен бу бернинди дә яңалык түгел инде анысы. Белдерүләрсез дә халык эре көнкүреш калдыкларын җыя торган көнне бик яхшы белә иде. Идарәче компанияләр бу турыда хәбәр итеп торалар.  Тик атна башында яңа шкаф, өстәл яки кәнәфи сатып алган кеше искесеннән шул ук көнне котылырга тырыша, атна азагын яки билгеле көн җиткәнен көтеп ятмый инде. Төнлә белән булса да чыгарып ыргыта ул
аны контейнер кырына. Ә менә машиналарын чүп контейнеры мәйданчыгына терәп диярлек куючыларны штрафка тарту нәтиҗә бирергә мөмкин. Күрсәләр, тотсалар гына, әлбәттә. Нишлисең, заманалар үзгәрсә дә, культура дәрәҗәсе түбәнрәк шул.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса