Әлмәттә экологлар законсыз чүплек ачыклаган
Зыян килгән территориянең мәйданы – 130 кв.метр, чүп-чарның якынча күләме-48 кубометр.
Әлмәттә «Мирас» спорткомплексы территориясендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге табылды. Экологлар күрсәтмәсе буенча территорияне чистарттылар.
Әлмәт районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү юлланган, дип хәбәр итә ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте. Хәзерге вакытта чүплек тулысынча бетерелде.
Татарстанлылар законсыз чүплекләр һәм табигатьне саклау законнарын бозу турында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына +7(843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почта аша хәбәр итә алалар .
Моннан тыш, интернет-кабул итү бүлмәсенә рәсми сайтта, шулай ук «Экология» категориясендәге «Халык контроле» системасына һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: ТР экология министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа