Әлмәттә яңа аллея барлыкка килде
Ел саен шәһәрдә 1 нче майда агачлар утыртыла.
1 май көнне "Алсу" микрорайонында, "Адымнар" полилингваль гимназиясе янында
район башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм волонтерлар бердәм команда белән агачлар утырттылар.
Алсу" микрорайоны шәһәрнең иң күп халык яшәгән территориясе булып санала. Биредә берничә балалар бакчасы, заманча мәктәп, сәламәтлек саклау объектлары урнашкан.
Р. Галиев урамындагы аллеяда 119 пирамидалы тополь һәм 26 декоратив алма агачы утырту планлаштырыла.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа