Әлмәттә чүплек юкка чыгарылган
Чүп-чар 43 кв. м. җәелгән.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары Әлмәт янында чүплек тапканнар. 43 «квадрат» та 41 кубометр чүп-чар булган.
Башкарма комитетка чүплекне бетерү турында кисәтү бирелә. Якын арада территория тәртипкә китерелде, дип хәбәр итә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа