Әлмәт районы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча призерлар рәтендә
ТР Министрлар Кабинетында республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре игълан ителде.
Татарстанда санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Апрель һәм май айларында республикада 4800 өмә үткәрелде.
Муниципалитетларның эше «Экояз-2024» конкурсы кысаларында бәяләнде. Нәтиҗәдә, "Үзәге шәһәр статусында булган муниципаль район" номинациясендә Әлмәт районы икенче урынны алды. Безнең районга махсус техника алу өчен сертификат тапшырылды.
Фото: ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа