«Татнефть» Алтайда кар барсларын коткару проектына кушылырга тәкъдим итә
КХЛның бу сезоныннан башлап Казанның «Ак Барс» һәм Казахстанның «Барыс» командалары матчлары кар барсларын коткаруга багышлана. Мәгълүм булганча, әлеге ике клубның символы - кар барслары.
"Ак Барс" белән бергә "Татнефть" Алтай Республикасында "Сайлюгемский" милли паркы территориясендә фото - һәм видео ау урнаштыра.
"Сайлюгемский" тыюлыгы кар барсларының табигый яшәү тирәлеге булып тора һәм "Татнефть" анда браконьерлыкка каршы рейдлар оештыра.
Теләге булган һәркем "Татнефть" һәм "Ак Барс" проектына кушыла ала - моның өчен @hcakbars хоккей клубының рәсми сайтына күчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа