Татарстанда кыргый хайваннарны тукландыру буенча акция старт алды
Татарстанда мәктәп, көллият һәм югары уку йортлары укучылары поши, кыр кәҗәләре һәм куяннарны ашата башлады.
Татарстанда республиканың аучылык җир-суларында кыргый хайваннарны тукландыру буенча акция старт алды. Табигатьне саклау акциясе 21-27 сентябрьдә уза.
Укучыларга махсус дәресләр оештырыла, аннан соң алар өчен комитет вәкилләре белән бергә аучылык җир-суларына чыгып, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар уза.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Фото:Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа