Әлмәттә машина баланы бәрдергән
13 июль көнне, 13 сәгать 48 минутта Совет урамы буенча 81А йорты каршында юл - транспорт һәлакәте булды.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган, өстенлек бирмәгән һәм җәяүлене бәрдергән.
7 яшьлек кыз транспорт чарасы хәрәкәте буенча уңнан сулга ярамый торган җирдән юлга чыга.
ЮТҺдән соң машина йөртүче җәяүлене 3-нче номерлы поликлиникага үзе алып барган.
Балага амбулатор дәвалану тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа