Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Ел башыннан бирле Әлмәт районында 68 янгын булды, аларда 3 кеше һәлак булды

Белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

18 апрельдә Әлмәттә янгын Больничная урамы буенча урнашкан йорт фатирында булды. Янгын нәтиҗәсендә 65 яшьлек ир-ат һәлак булды. Белгечләрнең һәлакәтнең сәбәбе турында үз фикере бар.

Больничная урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан фатирларның берсендә янгын турында хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 21 сәгать 57 минутта килде. 6 минуттан соң янгын сүндерүчеләрнең беренче бүлекчәсе урынга килде. Бу вакыт эчендә 12 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнергә өлгергән.

Янгын мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән, йорт җиһазлары һәм әйберләре янган, бер ир-ат, кызганычка каршы, һәлак булган.

Һәлак булучы 1957 елда туган ир-ат янган фатир хуҗасы булып чыга. 22 сәгать 11 минутта янгын сүндерелә. Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә  32 кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителгән.

"Җәрәхәтләнүчеләр юк, фатирдан югары  һәм түбән урнашкан катлардан янгын сүндерүчеләр коткару битлекләрне кулланып 6 кешене коткардылар", – дип сөйләде гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика идарәсе  башлыгы вазифаларын башкаручы Равил Хөсәенов.

Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Ел башыннан бирле Әлмәт районында 68 янгын булган, аларда 3 кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән. Белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Алар арасында-урын өстендә тәмәке тартмаска, балаларны караучысыз калдырмаска, электр приборларын караучысыз калдырмаска һәм иске электр үткәргечтән файдаланмаска кирәк. Шулай ук һәр йортта янгын булырга мөмкин, шуңа күрә куркынычсызлык өчен янгын хәбәрчеләре куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса