Шәхси агач йортта янгын чыгып, 5, 6 һәм 16 яшьлек балалар янып үлгән. Аларның 61 яшьлек картәниләрен коткарып өлгергәннәр. Күпсанлы тән пешүе алган хатын дәваханәгә озатылган.
Каһәрле бу төндә балаларның әниләре төнге сменага эшкә киткән. Балаларын үз әнисендә куна калдырган булган. Хатын аларны ялгызы гына тәрбияләгән булган.
Янгын урынында тикшерү бара. Алдан фаразлануынча, янгын йортның верандасында кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан.
https://kiziltan.rbsmi.ru