Газ тарату станциясендә чыккан янгында бер кеше һәлак булган
Төнлә Казанда газ тарату станциясендә янгын чыккан.
Аның нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм икесе зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар Республика клиник хастаханәсенә озатылган.
Ялкын 10.40 сәгатьтә локализацияләнгән. Факел януының биеклеге 2 метрга кадәр кимегән. Әлеге хәл Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә.
Халыкка куркыныч янамый. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Гадәттән тыш хәл» режимы гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен җәлеп ителә торган идарә органнары һәм көчләр өчен кертелгән, дип ассызыклаганнар.
Фото:Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа