Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 69 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 69 очрагы ачыкланган. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана.
⠀
14 ноябрьгә Татарстанда 9180 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8075 (+45) кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа