Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан өч кеше үлгән
Covid-19 инфекциясе тарала башлаганнан бирле, республикада барлыгы 185 кеше әлеге авыру корбаны булды.
Татарстанда 1935 елгы ир-ат һәм 1941, 1958 елларда туган хатын-кызлар коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа