Әлмәттә коронавирус белән авыруның 3 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 91 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 91 очрагы ачыкланган. 23 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 68 кеше өйдә дәвалана.
⠀
1 гыйнварга Татарстанда 13 375 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 738 (+19) кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа