Татарстанда гыйнварның беренче атнасында коронавирус белән авыручылар саны кимегән
Соңгы атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының арту темпы 0,7% тәшкил итте.
1-6 гыйнвар көннәрендә Covid-19 белән авыручы 534 кеше теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"100 мең кешегә исәпләнгән күрсәткеч 13,7 тәшкил итә. Гыйнварның беренче атнасында авырулар саны декабрьдән 18% кимрәк. Бу атнада авырулар саны узган атнадан 28% кимрәк», - дип сөйләде ул.
Авдонина сүзләренә караганда, яңа типтагы коронавирус белән авыручылар санының арту темпы соңгы атнада 0,7% тәшкил иткән. Яңа елга кадәр бер атна кала ул 0,8% дәрәҗәсендә сакланды, диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә республикада Covid-19 белән авырган кешеләр белән элемтәгә кергән 1 558 татарстанлы күзәтү астында кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада узган тәүлектә 20 пациентның сәламәтләнүен әйтте.10 841 кеше авыруны җиңгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа