Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган
Республикада өч ир-ат һәм бер хатын-кыз инфекция корбаны булган.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
1956, 1951, 1954 елларда туган ир-атлар, 1959 елда туган хатын-кыз корбан булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Пандемия башланганнан бирле 7 гыйнварга Covid-19дан 205 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа