Татарстанда 240 кеше коронавирустан үлгән
Тагын өч ир-ат ковид инфекциясе корбаны булган.
Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 240 ка җитте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939, 1950 һәм 1972 елларда туган ир-атлар корбан була..
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үтелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа