Әлмәттә коронавирус белән авыруның ике яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 87 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 87 очрагы ачыкланган. 32 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.
⠀
25 гыйнварга Татарстанда 15 538 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 11 950 (+95) кеше терелгән.
"Спутник V" белән 10 742 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 1958 кеше алган.
13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (79,9 %ы кулланылган)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа