Роспотребнадзор март аенда коронавирусның кимиячәген фаразлады
Россиядә март аенда коронавирус белән авыручылар саны сизелерлек кими башларга мөмкин.
РИА Новости га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә авырулар санының акрынлап арту фазасы тәмамланган һәм, гадәттә, бер ай-ай ярым дәвам итә торган тотрыклану фазасы белән алышынган.
«Ягъни февраль ахырына кадәр без бүген күргән тенденция сакланыр, мөгаен. Ә март аенда авырулар санының сизелерлек кимүе башланырга мөмкин», - дип саный Горелов.
2020 елның җәе дәрәҗәсендәге статистика май аенда булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа