Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 84 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 84 очрагы ачыкланган. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 59 кеше өйдә дәвалана.
⠀
27 гыйнварга Татарстанда 15 707 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 138 (+98) кеше терелгән.
"Спутник V" белән 12 134 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 2016 кеше алган.
13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (90,3 %ы кулланылган)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа