Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада инфекциядән 256 кеше үлгән.
Татарстанның тагын дүрт кешесе Covid-19 корбаны булды.
«1944 елда туган ике хатын- кыз һәм 1953 һәм 1961 елда туган ике ир-ат вафат булды», - дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Үлемнең сәбәбе патолог-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. SARS-CoV-2 вирусы идентификацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа