Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 85 очрагы ачыкланган. 32 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 53 кеше өйдә дәвалана.
⠀
29 гыйнварга Татарстанда 15 875 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 331 (+97) кеше терелгән.
"Спутник V" белән 12 777 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 2 476 кеше алган.
13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (95,1 %ы кулланылган)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа