Татарстанда тагын 1 кеше коронавирус корбаны булган
Бүгенге көнгә республикада коронавирустан 294 үлем очрагы теркәлгән.
1979 елда туган хатын-кыз коронавирустан вафат булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа