Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 72 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 72 очрагы ачыкланган. 38 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
⠀
12 февральгә Татарстанда 17 026 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 13 632 (+83) кеше терелгән.
35 125 кеше вакцинацияләштерелгән, бер тәүлектә 4 311. Икенче дозаны 6 135 кеше алган.
81 122 комплект вакцинадан 43,3%ы кулланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа