Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Татарстанда COVID-19 белән тагын 59 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 59 очрагы ачыкланган. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
⠀
19 февральгә Татарстанда 17 486 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 14 095 (+103) кеше терелгән.
65 024 кеше вакцинацияләштерелгән. Икенче дозаны 13 459 кеше алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа