Әлмәттә коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 52 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 52 очрагы ачыкланган. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
1 мартка Татарстанда 18 029 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 14 5585 (+10) кеше терелгән.
81 753 кеше вакцинацияләнгән. 13 742 кеше 2 нче дозаны алган.
Вакцинациягә РФның Дәүләт хезмәтләре порталы, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә, 122 номерына шалтыратып, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп һәм хастаханәләргә шалтыратып язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа