Таҗлы вирус кабат уянды
Көзге чор башлануга таҗлы вирус белән авыручылар саны арта төште. Әлеге яман чиргә сезонлы грипп та өстәлде.
Бу турыда табиб-лар халыкны күптән кисәткәннәр иде инде. Район башлыгы Тимур Нагуманов та дүшәмбе киңәшмәсен COVID-19 белән булган вәзгыятьнең кискенләшүен хәбәр итүдән башлап җибәрде.
Ул шулай ук онкология диспансеры базасында тагын бер ковид госпитале ачылачак, дип тә белдерде.
- Кызганыч, әмма шәһәрдәге барлык мәйданчыклар да тулы. Без бу карарны төптән уйлап кабул иттек. Госпиталь бик кирәк, - дип билгеләп үтте Тимур Дмитриевич. Ул барлык күзәтчелек органнарына да эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен тикшереп торуны көчәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Онкология диспансеры базасындагы ковид госпитале – инде калабызда өченчесе. Аларның икесе тире-венерология диспансеры һәм район үзәк хастаханәсе базасында эшли. Чыннан да, авыручылар саны шактый. Бу уңайдан, ниһаять, Әлмәт җирлегендә массакүләм чараларны уздыруны чикләү турында да сүз кузгатылды.
Татарстан буенча гына да мәкерле авыруның яңа очраклары ачыкланып тора. Авыру теркәлә башлаганнан алып 28 сентябрьгә республикада 26 942 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Әлмәт район буенча яңа гына 4 кеше коронавирус йоктырган. Аларга дәваланып, терелеп чыгарга гына язсын инде.
Таҗлы вируска каршы вакцинация белән беррәттән районда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе дә башланып китте. Бу турыда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчелеге хәбәр итте.
Медучреждениеләрдә хәзерге вакытта 10 мең дозалап вакцина бар - бу җитәрлек күләмдә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, грипп белән бәйле хәл тотрыклы һәм авыру очракларының артуы күзәтелми, дип ышандыра территориаль бүлек белгечләре. Үзенең сәламәтлеген кайгырткан һәрбер әлмәтле теркәлеп яшәү урыны буенча поликлиникаларга, ФАПларга мөрәҗәгать итә ала.
Тик хәзер инде халыкны тагын бер сорау борчый - грипптан коронавирусны ничек аерырга? Монысын инде инде табиб кына әйтә ала һәм, әлбәттә, анализлар күрсәтә. Әмма гриппка да җиңел карашта булырга кирәкми. Ел саен бу вирустан Җир шарында 650 меңләп кеше вафат була. Шулай да, бу яктан ковидка тиңнәр юк. Статистика мәгълүматлары буенча, коронавирус белән авырганнарның 15 процентында авыруның авыр формасы ачыклана. 5 процент очракта үпкәләрне ясалма сулатырга мәҗбүрләр.
Шуңа күрә дә, мондый аянычлы хәлләр булмасын өчен, табиблар санитар-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр. Барыбыз да белә - көзге салкын көннәрдә халыкның күпчелеге өйдә, ябык биналарда утыра, ял көннәрендә сәүдә үзәкләрендә ял итә. Ә анда халык бик күп. Табиблар әлмәтлеләргә ешрак саф һавада йөрергә киңәш итәләр. Белгечләр кушкан саклану чараларына колак салсак иде. Ходай да бит сакланганны гына саклармын, дигән. Барыбыз да исән-имин булыйк.
РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа