Татарстанда тагын 8 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан алып, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 823 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда тагын 8 кеше коронавирустан үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шулай итеп, 1941, 1959 елда туган ике ир-ат һәм 1941, 1949, 1950, 1953, 1957, 1959 еллларда туган алты хатын-кыз ковидтан үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа