Татарстанда тагын 10 кеше коронавирустан үлгән
Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 30 октябренә 981 булган.
Татарстанның тагын ун кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар алты хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстанда коронавирустан үлүнең ун очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19 вирусыннан 1937, 1947, 1949, 1951 (2 кеше), 1955 елларда туган хатын-кызлар; 1938, 1937, 1939 һәм 1979 елларда туган ир-атлар вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 30 октябренә 981гә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа