Татарстанда тагын җиде кешенең гомере коронавирустан өзелгән
Татарстанда тагын җиде кешенең коронавирустан гомере өзелгән.
Алар — 1937, 1941, 1942, 1945, 1961елларда туган хатын-кызлар һәм 1933, 1964 елларда туган ир-атлар.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
7 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 1057гә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа