Кисәтәбезме, әллә коронафобия ясыйбызмы?
Иртән күзеңне ертып торуга, бөтен җирдә ковид белән омикрон турында сүз бара.
Башта һәр көнне «хәзер дөнья башкача булачак» диделәр. Аннан соң ковидтан үлүчеләр турында сводка биреп бардык.
Инде омикрон дигән яңа штамм килеп чыккач, үлүчеләргә дә игътибар кимеде. Чөнки монысы күбрәк балаларга ябышты.
Кеше инде күп нәрсәгә күнекте. Юк, тыңлаучан булганга гына түгел, гомер бит һәркемгә газиз. Аннан, җаваплылык хи-се дә көчле. Чөнки әти-әни, балалар, якыннар, хезмәттәшләр янда. Синең битарафлыгың аркасында башкалар авырырга тиеш түгел. Моны күпләр аңлый. Юк, бөтенесе түгел. Бөтенесе була да алмый, бармаклар да тигез түгел бит. Әйе, замана зәхмәте алдыңны-артыңны карап йөрергә, тагын әллә нәрсәләргә өйрәтте.
Бүген үтүк кенә вирус турында сөйләми. Дөрес, кешегә әйтеп-кисәтеп торырга кирәк. Безнең халыкка әле алай да таманга гына туры килә. Тик, сөйли торгач, ниндидер бер чикне узып китмәдекме икән, дип тә уйлап куясың. Халыкны артыгы белән куркуга салмыйбызмы икән? Хәзер кем янына, кайда барсаң да, бөтен җиреңә теге түгәрәк, таҗлы вирус ябыша кебек. Хәтерлисезме, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары»н?
«...Ул Зарифуллинның пычранган дәфтәрен парта өстенә төшереп җибәрде. Аннан кесәсеннән дүрткә бөкләгән ап-ак кулъяулык алды да бармак очларын сөртте. Моны ул шулкадәр чынлап эшләде, бу вакытта бөтен классның күзе шунда гына булды. Әйтерсең, Зарифуллинның дәфтәр битендә микроблар өелеп яталар, әйтерсең, ул микроб-лар күзлекленең кулына да үрмәлиләр. Бу микроблар керсә, кешене чирләтәчәк икән... Ә күзлекле озак итеп бармак башларын сөртте...»
Көн саен, сәгать саен бу чирдән үлеп китәргә мөмкин дип сөйләп торгач, чирләмәгән кеше дә чир эзли башлыйдыр. Бер ише кеше кунакка йөрми, берәрсе үлгәнне ишетсә озатырга бармый, урамга чыкмаучылар да бар. Мәзәктәге кебек, кеше күп җирдә ялгыш кына «һаваң чыкса», көлеп кенә карарлар, әмма бер төчкерсәң, кыйнап ташлаулары да ихтимал.
Бу вәзгыятьтә халыкны кирәгеннән артык курку биләп алмасын өчен бәлки психологлар берәр киңәш бирәдер, дигән ният белән интернет киңлекләрен иңләргә булдым. Иң кызыгы шул, таҗвирус белән авырып алган кешенең күңелендә калган курку, шомланудан ничек арынырга дигән аңлатмалар шактый, ә авыру эләккәнче ничек ул хисләрдән арыну турында юк диярлек. Димәк, башта «Миңа да эләгер инде... Ой, кызыштыра, иярде бугай... Балалар, килмәгез, мин авырыйм... Үләрмен инде» дип курка-курка чирләргә. Аннан, терелгәннән соң, яман уйлардан котылыр өчен психологка мөрәҗәгать итәргә.
Психология фәнендә кеше аңына тәэсир итү үзара бәйле, эзлекле алымнардан тора диелә. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен түбәндәге ысуллар китерелә: басым, һөҗүм, программалаштыру, манипуляция.
Психологик һөҗүм - кешегә психологик йогынты ясау. Аның төп максаты - кешенең уяулыгын киметү, аны кеше ихтыярына буйсындыру. Бу - манипуляция өчен яхшы җирлек булып тора. Монысы психологик һөҗүмнең бер төре генә, диелә фәндә.
Сорауларга ачыклык кертүен сорап, психология фәннәре кандидаты, бу өлкәдә 23 ел стажы булган гамәли психолог Нәзифә ханым Сафинага мөрәҗәгать иттем.
- Коронавирусның башлангыч чорында без бик күп лекцияләр, тренинг-лар үткәрдек. Башта халыкта курку бик көчле иде. Беренчедән, яңа авыру, ныгытып өйрәнелмәгән, ничек, нәрсә көтәргә, нәрсә китереп чыгарачагын белми идек. Бүген дә эш бара. Мөрәҗәгать итүчеләргә һәрвакыт ярдәм итәбез. Әлбәттә, авыру турында кисәтү, искә төшереп тору булырга тиеш. Тик ул куркытып басым ясауга кайтып калмасын иде, - диде ул. Бу хакта югары оешмаларга хат юллаулары турында да әйтте.
Курку - ул һәр кешегә табигать тарафыннан салынган үз-үзен саклау инстинкты. Нормаль курку һәр сәламәт кешегә хас нәрсә, ул мөмкин булган куркынычны искәртә. Тик ул курку патологиягә әйләнмәсен иде. Ул очракта аны фобия диләр.
Билгеле психолог, «Паника, курку һәм фобия-ләрне тулысынча җиңү» дип аталган популяр китап авторы Александр Ватолин әйтүенчә, фобияләр безнең тормышта шактый киң таралган. Төп билгеләре - үзен куркытучы объектны күргәндә кешедә мускулларның киеренкеләнүе, хис-тойгыларның куркудан «дулавы» күзәтелә. Фо-бияләр адәм баласының мөмкинлекләрен чикли һәм аның бөтен тормышына тәэсир итә.
Әйе, курку - ул саклану чарасы. Тик куркыта-куркыта вирустан алда чирләтеп куймыйк инде кешене. Дөнья бит коронавирустан гына тормый.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа