Омикрон дөньяны дер селкетә
Көн саен COVID-19 белән зарарланучылар сан ягыннан рекорд куя. Мондый статистиканың сәбәбе - коронавирусның чираттагы мутациясе.
Бу штаммга карата галимнәрнең фи-керләре аерылды: берәүләр аны пандемия тәмамлануга хәбәрче дип санаса, икенчеләре тагын да көчлерәк мутацияләр барлыкка килү турында сүз йөртә.
Омикрон башка штаммнарга караганда йогышлырак булса да, күбесенчә җиңел формада яки бөтенләй симптомсыз үтә һәм шуңа күрә диагностикасын катлауландыра, ди белгечләр. Авыруның билгеләре, алдагы штаммнардан аермасы һәм коронавирус йоктырудан үзеңне ничек сакларга - безнең мате-риалда.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, омикрон штаммының төп билгеләре сезонлы ОРВИныкына охшаган: хәлсезлек, баш авырту, 38 °С ка кадәр (кайвакыт югарырак та) температура, буыннар һәм мускуллар авырту, борынга томау төшү, тамак авырту, төчкерү һәм ютәл, аппетит булмау һәм бик сирәк очракта ис һәм тәм сизү кимүе.
Коронавирусның яңа штаммының алдагыларыннан берничә аермасы бар. Мәсәлән, инкубация чоры. Ул башка штаммнарга караганда күпкә кыскарак: ике көннән алып биш көнгә кадәр тәшкил итә. Шулай ук югары йогучанлык. Янәшәдәге һәм инде респиратор билгеләре булган кешедән авыру йоктыру куркынычы зур. Шуңа күрә социаль дистанцияне саклау һәм саклану чараларына җитдирәк карау зарур. Һәм бу штаммның ата-аналарны борчуга салган үзенчәлеге - балалар арасында авыручылар санының артуы. Галимнәр балигъ булмаган авырулар санының кинәт артуын вирусның организмдагы интерфероннарның эшләп чыгарылуына басым ясавы белән аңлаталар.
Омикронны кисәтү өчен эпидемиягә каршы иң стандарт чаралар күрергә кирәк: җәмәгать урыннарына кирәксә-кирәкмәсә барудан тыелыгыз, бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген кулланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз, ОРВИ билгеләре булган кешеләрдән ерак йөрегез, кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз һәм, әлбәттә, социаль дистанцияне истә тотыгыз.
ОРВИ билгеләре барлыкка килгән очракта, иң мөһиме, паникага бирел-мәгез, күрше яки туган киңәше буенча дарулар җыеп кайтып, бер-бер артлы эчәргә тотынмагыз. Авыру билгеләре сизелә башлауга ук медицина ярдәме алуга мөрәҗәгать итәргә һәм барлык тәкъдимнәрне төгәл үтәргә кирәк. Аек акыл белән эш иткәндә бар да яхшы булыр.
Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Резедә Шәмсуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа