Әлмәт районында коронавирустан вакцинацияне 135 мең кеше үткән
Турыдан-туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шул хакта белдерде.
1 март көнне узган турыдан туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы коронавирус темасына да кагылды. Вакцинация узуның мөһимлеге турында сөйләде.
"Коронавирус бер кайда да китмәде. 135 мең район кеше вакцинация узган. Бу начар күрсәткеч түгел. Әмма мин шуны исегезгә төшерәм: бүген күпләрнең ревакцинация узу вакытлары җитте. Әгәр соңгы прививкадан 6 ай үтсә, күптәннән авырмагансыз икән, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, яңадан вакцинация узыгыз, бу өзлегүләр булдырмаска ярдәм итәчәк,"- диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа