Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда тагын 1127 кешедә коронавирус табылган

Чир 181 балада ачыкланган.

 Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, соңгы тәүлектә 1127 яңа очрак ачыкланган.

«Ковид табылган 137 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 181 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Вирусны йоктырган кешеләр төбәкнең 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 354 кеше. Әлмәттә авыруның 66 очрагы билгеле.

Шулай итеп, 2022 елның 6 мартына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 125 539 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 98 889 кешесе сәламәтләнгән, 2787 кеше узган тәүлек эчендә савыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса