Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү гамәлдән чыгарылды.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

«Республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммунизацияләүне анализлап, шуны билгеләп үтәм: Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2022 елның 10 мартына 80% тан артып китә», – дип билгеләп үтә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Шуның белән бәйле рәвештә республиканың баш дәүләт санитар табибы гражданнарның аерым категорияләре өчен Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында карар үз көчен югалткан дип тану турында карар кабул итте.

2021 елның 11 октябрендә республикада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри вакцинация игълан итү турында карар кабул ителгән иде. Мәҗбүри вакцинация үткәрү таләбе шулай ук сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә һәм башка бик күп мәсьәләләргә кагылды.

8 ноябрьгә кадәр җитәкчеләр үз хезмәткәрләрен-беренче, 6 декабрьгә кадәр – икенче компонент белән вакциналаштыруны тәэмин итәргә тиешләр иде. Баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә, бу вакыт эчендә вакциналаштырылмаган кешеләрне эштән читләштерергә тиешләр иде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көннән вакциналаштырылмаган һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авырмаган кешеләр үз эш урыннарына әйләнеп кайта ала.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса