Әлмәттә тагын 31 кешедә коронавирус табылган
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, соңгы тәүлектә 592 яңа очрак ачыкланган.
«Ковид табылган 57 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 161 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлмәттә авыруның 31 очрагы билгеле.
Шулай итеп, 2022 елның 14 мартына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 131 150 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 111 749 кешесе сәламәтләнгән, 832 кеше узган тәүлек эчендә савыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа