Татарстанлылар республика министрлыклары һәм ведомстволарының кайнар линияләренә мөрәҗәгать итә ала
Эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре белән берлектә телефон аша консультацияләр үткәрә.
Татарстанда коронавирус нәтиҗәсендә килеп туган санэпидемиология вәзгыяте шартларында татарстанлыларга ярдәм итү өчен республика ведомстволары һәм оешмалары тарафыннан оештырылган кайнар линияләр эшли.
Әйтик, 23 марттан (843) 203-29-08 телефоны буенча бизнес-омбудсменның кайнар линиясе эшли башлады. Белгечләр татарстанлыларның эшмәкәрләр хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм бизнес алып бару мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирә.
Эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар ТР Икътисад министрлыгы оештырган кайнар линияләргә (телефон: (843-52) 4-90-90) һәм ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондына (телефон: (843-52) 4-90-90) мөрәҗәгать итә алалар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре бизнеска гарантия һәм йөкләмәләр рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары бирү белән бәйле сорауларга, шулай ук ташламалы кредит бирү буенча сорауларга җавап бирәчәк. Телефоны: (84-32) 93-16-94.
Азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эше мәсьәләләре буенча татарстанлылар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Телефоны: (84-32) 21-76-23.
Шулай ук тикшерү-күзәтчелек органнары белән эшмәкәрләрнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» кайнар линиясе эшли. Телефоны: 8 (800-22) 2-37-22 (РФ буенча бушлай).
Форс-мажор вәзгыятьләре белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре телефоннар аша үткәрәчәк: (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа