Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Патяшина: үз-үзеңне изоляцияләүне бозу Covid-19 белән авыручыларның кискен үсешенә китерәчәк

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә калырга чакырды.

Татарстанлыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә кирәк. Бу хакта "Яңа Гасыр"га биргән интервьюсында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"2-3 атна дәвамында өйдә булу җиңел түгел, ләкин бүгенге көндә барыбызга да үз-үзебезне изоляцияләү режимында мөмкин кадәр озаграк торырга тиешлегебезне аңлау бик мөһим. шулай булмаганда ТРда яңа коронавирус инфекциясе үсешенә китерәчәк", - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

Патяшина шулай ук татарстанлыларны кибеткә чыгуны киметергә, кунакка йөрмәскә һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәләрне чикләргә чакырды.

«Яшь буында бу инфекция симптомсыз диярлек яки җиңел симптомнар белән уза, ләкин бер симптомсыз авыру бер кешене йоктыра алуын аңларга кирәк", - дип билгеләп үтте спикер.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе шулай ук бүгенге көндә Татарстанда кертелгән чикләү чаралары коронавирусны булдырмау өчен бик кирәк, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса