Татарстанда COVID-19 белән тагын 35 кеше авырган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 35 очрагы ачыкланган. Шулардан 16 кеше госпитализацияләнгән һәм 19 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 30 дан - 50 яшькә кадәр - 9 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 10 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 9 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 7 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 15 очрак, Нурлатта 9 очрак, Лаешта 4 очрак, Яшел Үзәндә 3 очрак, Чаллы, Югары Ослан, Биектау һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
8 июльгә Татарстанда 4858 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 3705 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 66. 116 кеше дәвалана
Тулырак: http://almet-rt.ru/news/iat/chragyl
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа